- әйбәт
- с. 1. Уңай сыйфатларга яки кирәкле үзенчәлекләргә ия булган; яхшы, киресе: начар. Һава, көннең торышы тур. Рухи халәт тур. кәефе әйбәт. Бөтен, файдаланырга яраклы. рәв. Җиренә җиткереп, яхшы итеп бик әйбәт сыйладылар 2. Югары сыйфатлы; затлы әйбәт кием 3. Акыллы, уңышлы, төпле (уй, фикер һ. б.) 4. Уңай мораль сыйфатларга ия булган, яхшы холыклы әйбәт кеше иде. Уңай, ипле, эш итәргә җиңел әйбәт, юаш кеше 5. Күңелле, яхшы, шәп, кәефкә туры килерлек ә. сүз 6. хәб. Нәрсә белән дә булса канәгатьләнүне, килешүне, хуплауны белдерә алайса әйбәт, бик әйбәт 7. Җитәрлек, канәгатьләнерлек; сан, зурлык ягыннан шактый әйбәт эш хакы
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.